Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап: 47 ил арасында Русия төрмәләрендә иң күп кеше үлә һәм иң күп акча тотыла


Европа Шурасы 2014 елда 47 илнең төрмәләрендә үлүчеләр санын тикшереп хисап әзерләде. Русиядә 1000 тоткынның алтысы үлә.

Европа Шурасына кергән 47 дәүләтнең төрмәләре тикшерелеп яңа хисап әзерләнде. 2013 елда Русия төрмәләрендә 4200 тоткын үлгән, аларның 461 үзләренә кул салган.

"Русия төрмәләрендә үлүчеләр Европада иң югары. Русиядә 1000 тоткынга 6 үлем туры килгәндә, калган илләрдә бу сан якынча 2.8", диелгән бу хисапта.

Русиядә тоткыннар саны ел саен 5% кими барса да, бу сан югары булып кала. 2014 елда 671 мең тоткын булса, 2016 елның 1 февраленә әлеге сан 646 мең иде, дип яза РБК. Икенче урында Литва.

Русиядә шулай ук төрмәләрне тоту бюджеты иң югары. 2013 елда ул 6.2 млрд евро булган. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 18% күбрәк. Бер тоткынга уртача 25 евро китә.

Русиядә төрмәдә утыру вакыты уртача 5-10 ел. Тоткыннарның 36.8% шул кадәр утыра. Күпчелек төрмәгә кеше үтерү һәм наркотик сатуда тотылып эләгә.

XS
SM
MD
LG