Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новгород губернаторы өлкәдә мөселманнарның санын алуга аңлатма бирде


Новгород өлкәсендә "милли һәм дини нәфрәтне фаразлау" өчен мөселманнарның санын алганнар. Губернатор татар һәм башкортларны санамауларын әйтә.

Новгород өлкәсе губернаторы Сергей Митин төбәктә «экстремистик идеяларның җәелен булдырмый калу» өчен мөселманнарның җанисәбен уздыруга аңлатма бирде, дип яза islamtoday сәхифәсе.

"Без бары чит илдән, ислам дәүләтләреннән һәм нигездә Африкадан килгән мөселманнарны санадык. Әлеге укучылар Русиягә төрле авырулар алып килә. Җанисәп алу шуңа кирәк иде. Алар үз илләреннән авырулар, үз мәдәниятен китерә. Ул мәдәниятны һәрвакыт Русиягә җайлаштырып булмый. Җирле мөселманнарны – татар, башкорт һәм башкаларны без санамадык", диде ул.

Новгород өлкәсендә укучы мөселман студентларын санау бу көннәрдә уздырылды. Губернаторның бу тәкъдиме Русиянең кайбер мөселманнарында ризасызлык уятты.

XS
SM
MD
LG