Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Анкарадагы илчелеген һәм Истанбулдагы баш консуллыгын япты


Истанбулдагы баш консуллык ябык
Истанбулдагы баш консуллык ябык

Teyrenbazen Azadiya Kurdistan (ТАК) оешмасы 13 мартта булган шартлауны үз өстенә алды. Көрд төркеме тагын шартлатулар белән яный.

Германия Анкарадагы илчелеген һәм Истанбулдагы баш консуллыгын япты. Германия тышкы эшләр министрлыгы мәгълүматларына күрә, бу һөҗүм янауларына бәйле. Шулай ук Истанбулдагы алман мәктәбе ябылган.

Узган сишәмбедә Германия хакимияте Анкарада булган ватандашларын теракт ихтималы турында кисәтте.

Бүген Teyrenbazen Azadiya Kurdistan ("Көрдестан азатлыгы лачыннары") көрд сугышчылары Төркиянең көньяк-көнчыгышында көрдләргә каршы чаралар өчен җаваплыларга яңа һөҗүмнәр белән янады. Бу белдерү интернетта барлыкка килде.

Хакимият көчләре 13 мартта 37 кешенең үлеменә китергән Әнкарадагы шартлаудан соң сугышчыларга каршы чаралар башлады.

Бу шартлау өчен җаваплылыкны "Көрдистан азатлыгы лачыннары" үз өстенә алды һәм аның полициягә каршы юнәлдерелгәнен әйтте, гәрчә анда күпләп тыныч халык һәлак булса да. Сугышчылар киләчәктә дә тыныч халык арасында корбаннарны булдырмый калуны мөмкин түгел дип әйтте.

Элегрәк бу төркем 17 февральдә Анкарада булган шартлауны да үз өстенә алган иде. Ул вакытта 29 кеше һәлак булды.

Беренче тапкыр Teyrenbazen Azadiya Kurdistan (TAK) оешмасы турында мәгълүмат 2005 елда чыкты. Башта Көрдистан эшчеләр партиясенең бер канаты булган әлеге ТАК карашлары килешмәү сәбәпле соңрак алардан аерылды. Көрдистан эшчеләр партиясе тынычлыкка ирешү өчен сәяси килешүләр куллану яклы булса, ТАК хәрби юлны алга сөрә.

2006 елда алар Төркиядә Малатиядә полициягә һөҗүм иткәннәр. 2010 елның июнендә Истанбул метросында шартлау оештырдылар. Анда дүрт хәрби һәм тыныч халык арасыннан бер кеше һәлак булды. 2015 елның декабрендә алар оештырган Истанбулның Сабиха һава аланында шартлауда бер кеше үлде.

XS
SM
MD
LG