Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановка Болгар ислам академиясе төзелеше проекты тәкъдим ителде


Болгар ислам академиясе проектына күрә, ул сигез корпустан торачак. Анда уку бинасыннан тыш, студентлар һәм укытучылар өчен торак урыннары да булачак.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиевкә Болгар ислам академиясе төзелеше проекты тәкъдим ителде.

Проектны "Татинвестгражданпроект" оешмасы җитәкчесе Гадел Хөснетдинов тәкъдим итте. Проект нигезендә Болгар ислам академиясе Ак мәчеттән (Болгарда) көньяк-көнчыгыштарак урнашачак.

Ул сигез бинадан торачак. Аның фәнни-белем бирү үзәгендә югары һөнәри һәм өстәмә белем алырга мөмкин булачак. Моннан тыш биш кафедра эшләячәк – ислам икътисады һәм хокукы, Коръәнне, сөннәт һәм дин тәгълиматын өйрәнү, менеджмент һәм дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр, татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле һәм әдәбияты кафедралары эшләячәк, дип яза Бизнес Online. Шул ул комплекс кысаларында Болгар голамәләр шурасы, Бөтенрусия ислам китапханәсе, эксперт шура, татар дин тәгълиматы мирасын өйрәнү үзәге урнашачак.

Болгар ислам академиясенә нигез ташы 2016 елның 21 маенда - Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми кабул ителгән көнне салачаклар.

XS
SM
MD
LG