Accessibility links

Мәхкәмә Савченконы ике журналист үлеменә катнашы булуда гаепләде


Донецки мәхкәмәсендә Надежда Савченкога хөкем карары игълан ителә
Донецки мәхкәмәсендә Надежда Савченкога хөкем карары игълан ителә

Русиянең Донецки шәһәре мәхкәмәсендә Украина ватандашы Надежда Савченкога хөкем карары игълан ителә. Мәхкәмә аңа ике журналист үлеменә катнашы булуда гаепләде.

Прокуратура Украина хәрбие Надежда Савченконы 23 ел төрмәгә хөкем итүне сорады. Адвокатлар аның иреккә чыгарылуын таләп итә. Донецки мәхкәмәсе аңа 2014 елда Луһански янында ике журналист үлеменә катнашы булуда гаепләү белдерде, шулай ук Савченко Русия чиген бозуда гаепләнә. Үзе ул барлык гаепләүләрне кире какты.

Хөкем карары ике көн игълан ителәчәк дип көтелә. Җәзаны мәхкәмә икенче көн утырыш тәмамланганда гына игълан итәчәк.

Украина хәрбие Надежда Савченко 2014 елның җәендә Луһански өлкәсендә тоткарланды. Савченко һәм аның адвокаты журналистлар белән булган хәлгә кадәр үк аның сепаратистлар тарафыннан тоткарлануын, аннан соң Русиягә алып китүләрен белдерде.

XS
SM
MD
LG