Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистларның һөнәр берлеге сайлауларга аккредитацияне бетерергә чакыра


Журналистларның һөнәр берлеге Дәүләт думасы һәм кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотовка сайлауларда эшләр өчен аккредитацияне бетерүне сорап мөрәҗәгать итте.

Чечня белән Ингушетия чигендә һөҗүмнән соң оештырылган журналистларның бәйсез һөнәр берлеге беренче эш итеп сайлауларда эшләр өчен аккредитацияне бетерүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу хактагы хат Дәүләт думасы һәм кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотовка юлланды.

Яңа тәртипкә караганда, мәгълүмат чараларында эшләүчеләр сайлауга аккредитация алырга тиеш. Аларның теге яки бу мәгълүмат чарасында ике айдан да ким эшләмәүләре шарт. Элек журналистларны сайлауларга пресс-карта белән генә кертәләр иде, алдан теркәлү кирәк булмады.

Журналистларның бу таләбен Думадагы ЛДПР депутатлары хуплый. Бер төркем депутатлар мәҗбүри аккредитацияне бетерү турында канун өлгесен әзерләде.

XS
SM
MD
LG