Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт оешмалары башкорт теле кысылуга борчыла


"Күк бүре" башкорт яшьләре оешмасы башкорт телен яклап пикет үткәрә (архив фотосы)
"Күк бүре" башкорт яшьләре оешмасы башкорт телен яклап пикет үткәрә (архив фотосы)

Республиканың бер төркем башкорт җәмәгатьчелеге оешмалары башкорт теле кысрыклануга зарланып "Башкортстан урысларына мөрәҗәгать" күндерде.

Мөрәҗәгатьтә республикада башкорт теленең дәүләт теле буларак кулланылышы кими баруы, анда урыс җәмәгатьчелегенең дә өлеше булуы әйтелә. Телләргә каршы сәясәт алып барылуның күңелсез нәтиҗәләргә китерү ихтималлыгы искә төшерелә:

“Советлар берлеге дәүләте мисалында тел проблемының нинди нәтиҗәләргә китерүен искә төшерү дә җитә. Советлар берлеге нәкъ союздаш республикалардагы тел мәсьәләләренең кискен торуы сәбәпле таралды. Иң башта Балтыйк буе республикалары, аннан соң Кавказ һәм Урта Азия республикалары җирле телләренең югалуга дучар ителүен күзаллап, дәүләт телләре турында кануннар кабул итте. Мәскәү аларга карата гадәттән тыш чаралар кулланды, республикаларда исә ризасызлык көчәйде. Якларның үзара ризасызлыгы милләтара каршылыклар, хәтта канлы бәрелешләргә сәбәпче булды. Нәтиҗәдә союздаш республикалардан урыслар күчеп китәргә мәҗбүр булды. Русия хакимияте мондый хәл килеп чыкмасын өчен Конституциягә 68нче маддәне кертергә мәҗбүр булды. Анда урыс теле дәүләт теле булу белән бер үк вакытта республикаларга үз дәүләт телләрен кертү хокукы да бирелүе, дәүләт оешмаларында ике телнең дә тигез файдалана алуы әйтелгән.”

Мөрәҗәгатьтә Русия Конституциясе буенча республикаларда үз дәүләт телләрен укыту каралса да, урыс телен укытуга зыян килә дигән сылтау белән башкорт теленең кысрыклап чыгарыла баруы әйтелгән. Бу хәл дәвам иткән очракта киеренкелекләргә алып килү ихтималлыгы искәртелгән.

Мөрәҗәгатьне “Күк бүре”, “Ак тамыр” һәм “Башкорт” оешмалары, шулай ук башкорт милли хәрәкәте ветераннары имзалаган. Мөрәҗәгать кабул итү башлангычы белән чыгучыларның берсе – “Ак тамыр“ оешмасы рәисе Ирек Агишев Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

Ирек Агишев
Ирек Агишев

"Республиканың гомум белем бирү мәктәпләрендә башкорт телен укыту 2006-2007 елдан башланды. Мәҗбүри укытылу 2011-2012 елга кадәр дәвам итте. Яңа мәгариф стандарты кертелгәч, шулай ук ата-аналарның, аеруча, урыс телле ата-аналарның, “Русь” җәмәгатьчелек оешмасының башкорт телен укытуга каршы чыгуын искә алып, Башкортстанның мәгариф министры үзгәртүләр кертте. Аңа ярашлы, 2011 елдан башлап 10-11нче сыйныфларда мәҗбүри укытылу бетерелде. Бары тик ата-аналар ихтыярында гына укытуга калдырылды.

Шул ук елны мәгариф стандарты буенча “Туган тел” (“Родной язык”) һәм “Тирә-як дөнья” (“Окружающий мир”) дигән яңа фәннәр кертелә башлады. Аңа ярашлы, 1-5нче сыйныфларда “Туган тел” дәресе укытыла. Бу дәрестә урыс баласы урысча, татар баласы татарча, башкорт баласы башкортча укытыла ала. Чынлыкта исә урыс булмаган балалар да алда Бердәм дәүләт имтиханнарын урыс теленнән бирәчәкләрен искә алып “Туган тел” фәнен урысча укый.

2012 елда кабул ителгән Русиянең мәгариф канунында исә республикаларда дәүләт теле буларак үз телләрен укыту каралган. Шул канун нигезендә 2013 елда республиканың да мәгариф кануны кабул ителде. Анда башкорт теленең дәүләт теле буларак укытуы каралган. Ләкин чынбарлыкта хәлләр үзгәрде. Башкорт телен дәүләт теле буларак укыту йомшарды. Хәзер һәр мәктәпкә уку планын үзләренә сайлау мөмкинлеге бирелгән. Шулай ук җан башыннан финанслауны да искә алырга кирәк. Шул сәбәпләрдән башкорт телен укыту кыскара бара, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары эшсез кала. Бу процесс дәвам итә. Ләкин урыс җәмәгатьчелеге моның белән генә канәгатьләнми мәсьәләне һаман да күтәрүне дәвам итә. Узган ел алар Мәскәүгә кадәр барып җиттеләр. Аларның мөрәҗәгатьләре Русия президенты Владимир Путинга да барып җиткән. Нәтиҗәдә Дәүләт думасында “Урыс телен укыту концепциясе” әзерләнде. Аңа күп кенә республикалар каршы чыкты. Чөнки бу концепция Русиянең 68нче маддәсенә каршы килә. Бу документ әле кабул ителмәгән. Ләкин иртәме-соңмы кабул ителүе ихтимал. Бу документны кабул итәргә безгә шулар сәбәпче булды”, диде “Ак тамыр“ оешмасы рәисе Ирек Агишев.

Мәскәү тарафыннан әзерләнгән урыс телен укыту концепциясе өлгесе ("Русиядә гомум белем бирү оешмаларында рус теле һәм әдәбияты укыту концепциясе") милли республикаларда, шул исәптән Татарстанда да, зур ризасызлык тудырган иде. Татарстан вәкилләре бу өлгегә үзгәрешләр кертергә сорап, Русия рәсмиләренә мөрәҗәгать итте. Булган мәгълүматларга күрә, мәктәптә милли телләрдән кала бөтен фәннәр дә урыс телендә генә укытылырга тиеш, дигәнне гыйбарә өлгедән алынган. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховка сылтама белән "Мәгариф" журналы хәбәр иткән иде.

"Мәскәү белән тыгыз эшләдек, безнең бөтен тәкъдимнәр кабул ителде. Концепция милли республикаларның мәнфәгатьләрен дә искә алып эшләнә. Дөрес, концепция әле тулысынча кабул ителмәде, ләкин бу юнәлештә эш бара. Бөтен предметлар да русча укытылырга тиеш дигән фикер аннан төшеп калды", дигән иде Татарстанның мәгариф һәм фән министры.

XS
SM
MD
LG