Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Рамзан Кадыйровны Чечня башлыгы урынында калдырды


Русия президенты Владимир Путин Рамзан Кадыйровны Чечня башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләде. Чечня парламентында сайлау сентябрьдә үтәчәк.

Русия президенты Владиимир Путин Рамзан Кадыйровны вакытлыча Чечня башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләде. Февраль ахырында президентның матбугат вәкиле Дмитрий Песков Кадыйровның бу вазифадан китүе турында сүз бармый, дигән иде.

Путинның Кадыйровның эшен "нәтиҗәле" дип бәяләгәне бар. Кадыйров үзе НТВ каналына февраль ахырында биргән әңгәмәдә "вазифадан китәргә әзер булуы, җитәкчелеккә башка кеше табарга киңәш итүе" турында әйткән иде. "Бу турыда карарны Русия президенты Владимир Путин кабул итәчәк", дип өстәде ул.

Чечня парламенты Кадыйров өчен бердәм сайлау көнендә - 2016 елның 18 сентябрендә тавыш бирәчәк. Аның вәкәләтләре март аенда тәмамланды.

Чечня президенты итеп Кадыйров беренче тапкыр 2007 елның 2 мартында дүрт елга билгеләнде. Шул ук елны Чечня конституциясе үзгәртелеп, республика башлыгы вәкәләтләре һәм парламент биш еллык мөддәткә күчерелде. 2011 елның 5 мартында Кадыйров икенче тапкыр билгеләнде. Русиядә республика җитәкчеләренең "президент" дип аталуын бетерү нияте Чечня башлыгыннан чыкты.

Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе Илья Яшин 23 февраль Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров эшчәнлеге турында хисап игълан итте. Кадыйровның дәүләт иминлегенә куркыныч тудыруына дәлилләр китерелгән хисап белән Яшин аның Чечня башлыгы вазифасыннан китү таләбен куйды.

XS
SM
MD
LG