Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ике айда 46 мең кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән


Русиядә ике ай эчендә 46 меңнән артык кеше бурычлары булганга машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм ителгән.

ЮХИДИгә булган штрафларны түләмәгәнгә машина йөртү хокукын туктаткан канун 15 гыйнварда көчкә керде. Русиянең мәхкәмә иҗрачылары (судебные приставы) хезмәте белдерүенчә, бу яңа канун нигезендә ике айда 46 мең 200 кеше җавапка тартылган. Алимент түләү, җинаять кылган өчен штраф, һәм башка штрафлары капланмаган тагын 168 мең кеше кисәтелгән. Бу хакта РБК яза.

Бу канунны иҗрачылар хезмәте бурыч өчен чит илгә чыгармаган кануннан кала, үзенең көче белән икенче урында тора, дип әйтә. Узган ел 1,5 млн артык кеше бурыч сәбәпле чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Белгечләр, илдәге кризис сәбәпле, халыкның түләү мөмкинлеге кимү алга таба тагын ныграк сизеләчәк, дип белдерә.

XS
SM
MD
LG