Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Хәйдәр Бигичевны искә алдылар


Кичәдән күренеш
Кичәдән күренеш

Узган шимбәдә Мәскәүдәге Союзлар йортының колонналы залында “Хәйдәр Бигичев ядкәре” дип аталган концерт програмы узды.

Рәшит Ваһапов фестивале кысаларында оештырылган бу тамаша, исеменнән күренгәнчә, данлыклы опера җырчысы Хәйдәр Бигичев истәлегенә багышланган иде.

Концерт програмын ике танылган артист – татар телендә җырчы Фердинанд Сәләхов, рус телендә – Эдуард Трескин алып барды. Концерт програмы Хәйдәр Бегичев репертуарына кергән җырлардан торды. Шулай ук концертны алып баручылар аның балачагы, тормышы, иҗаты турында да күптөрле мәгълүмат бирде.

Тамаша залында утырган кешеләрнең күпчелеге Хәйдәр Бигичевның туган ягы – Түбән Новгород өлкәсеннән иде. Алып баручылар “Биредә Хәйдәр Бигичевның туганнары бармы?” дип сорагач, ярты тамаша залы аяк өсте торып басты.

Сәхнәдә аның тормыш иптәше Зәһрә Сәхәбиева, сеңлесе Халидә Бигичева да чыгыш ясады.

Әле тамаша башланганчы Хәйдәрнең абыйсы Наил әфәнде энесе турында Азатлыкка болай диде: “Мәскәүдә инде күптәннән Хәйдәргә багышлап мондый тамаша оештырылганы юк иде. Узган ел Казанда уздырдылар, анысы әйбәт булды. Хәйдәрнең бу дөньядан киткәненә дә 18нче ел бара. Ә бит Мәскәү халкының йөрәгендә, күңелендә Хәйдәрнең җырлары да моңнары да саклана икән. Халык бик күп килгән. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә бу тамашаны оештырган Рифат Фәттаховка. Олы шәхесләрне кайгыртып йөрүчеләр булганда алар онытылмас. Тарихны бит шәхесләр ясый. Ә безнең Хәйдәр олы шәхес иде”, диде.

Наил Бегичев
Наил Бегичев

Концертны алып баручы Эдуард Трескин: "Отелло" опера сәнгатенең иң биек ноктасы. Хәйдәр булмаса, безнең опера театры сәхнәсендә “Отелла” операсы да яңгырый алмас иде, Хәйдәр ул арияне дөньякүләм югарылыктагы тавышы белән башкарды, диде. Ул шулай ук Хәйдәрнең иҗатында Нияз Даутовның роле турында, аның ярдәме хакында да сөйләп китте. Хәйдәр авырып киткәч беренче булып ул ярдәмгә ашыкты, диде ул.

Танылган җырчы, хәзерге көндә Екатеринбур опера театрында хезмәт итүче Илһам Вәлиев Хәйдәр Бигичевны үзенең остазы дип санавын белдерде. Хәйдәр Бигичев җырлаган опералардан арияләр башкаруы белән бергә, шагыйрә Гөлшат Зәйнәшеваның композитор Низамов көенә олы җырчы өчен махсус язган “Хәйдәр җыры” дигән җырны да башкарды.

Илһам Вәлиев
Илһам Вәлиев

Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зәһрә Сәхәбиева: "Хәйдәрнең бакыйлыккка күчкәненә 18 нче ел булса да, ул минем күңелдән бер генә миллиметрга да читкә киткәне юк. Менә шушындый очрашуларны ешрак оештырырга кирәк, аның юбилейларын гына көтеп торырга кирәкми, яшьләрне дә Хәйдәр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк", диде.

Очрашуда шулай ук Хәйдәр Бигичевның якташы булган Рәшит Ваһаповны да искә алдылар. Берсе 49 яшендә, икенчесе 54 яшендә бу дөньядан киткәннәр. Аларның авыллары арасы бары җиде чакырым. Шуларны искә алып, Түбән Новгород өлкәсе Татар конгрессы җитәкчесе Гаяр Хәсәнов быел Түбән Новородта узачак федераль Сабантуй кысаларында, 15 июльдә, иртәнге сәгать 11дә Уразовка авылында шушы ике бөек җырчыга һәйкәл ачылачак, дип игълан итте. “Бу һәйкәлләрне куярга безгә Татарстан президенты ярдәм итте. Безнең гозерләрне кире какмады. Шулай ук Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцев та ярдәменнән ташламаячагын белдерде, диде Гаяр әфәнде. Һәм ул тамаша залындагы халыкка мөрәҗәгатъ итеп, уразадан соң ялларыгызны шулай планлаштырыгыз. Һәйкәл ачылган вакытта авылга кайтырлык булсын", диде.

Хәйдәр Бигичев ядкәренә багышланган тамашада махсус экранда җырчының үзе башкаруында да күп кенә җырлары, гаилә фотолары күрсәтелде.

"15 яшьлек балада ул ничек итеп опера җырчысы булырлык тавышымны ишетә алган икән?"

Концертта Казаннан килгән артистлар белән беррәттән ике төркем музыкантлар да чыгыш ясады. Шулай ук бу очрашуга дөньякүләм танылган җырчы Альбина Шаһиморатова да чакырылган иде. Ул Хәйдәр Бигичев турында мондый сүзләр әйтте: “Ул миңа юл күрсәтүче йолдыз булды. Әле 15 яшьлек чагымда ук “Нигә кирәк сиңа бу хор җитәкчесе булырга да, дирижерлык белән шөгыльләнергә? Син опера җырчысы булырга тиешле", дип әйтте. Һаман да гаҗәпләнәм, 15 яшьлек балада ул ничек итеп опера җырчысы булырлык тавышымны ишетә алган икән?”

Бу тамашаны оештыручы Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттахов сәхнәдән тамашага килүчеләргә рәхмәтен белдереп: “Без бу очрашу өчен Хәйдәр дәрәҗәсендә торырлык Мәскәүнең иң уртасындагы иң матур тамаша залларының берсен сайладык” диде.

Концертта Хәйдәр Бигичев белән бергә эшләгән, операларда аның партнеры булган Зилә Сөнгатуллина да катнашты, шулай ук Венера Ганиева, Рөстәм Асаев, Рәшит Сәйфетдинов, Азат Габитов, Казан егетләре, Рәшит Вагыйзов, Гөлсирин һәм башкалар Хәйдәр Бигичев репертуарындагы җырларны башкарып, тамашачыдан алкышлар казанды.

Халык тамашадан бик канәгатьләнү белән китте. Танылган артистларны алкышлар белән каршылап озатты. Кайберәүләр, "әгәр дә Хәйдәрне үз вакытында Италиягә җибәреп укыткан булсалар, ул инде Карузолар кебек дөньякүләм танылган җырчы булган булыр иде", дигән фикерләрен дә әйтте.

XS
SM
MD
LG