Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия министры урынбасары: "Интернетны тулысынча контрольгә алырга"


Русия тышкы эшләр министры урынбасары Олег Сыромолотов террорга каршы тору өчен интернетны тулысынча контрольгә алырга кирәк, дип әйтә.

Русия тышкы эшләр министрының терроризмга каршы көрәш мәсьәләләре урынбасары Олег Сыромолотов террорга каршы тору өчен интернетны тулысынча контрольгә алырга кирәк дип әйтә. Бу хатка Lenta.ru хәбәр итә. "Интернет белән халыкара идарә итү кирәк. Һәр ил үз өлешендә суверен булырга тиеш", ди ул.

Сыромолотов сүзләренчә, террорчылар сайтларга үтеп кереп вату өчен күп очракта югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итә.

Март аенда Русия элемтә министры Николай Никифоров интернетка дәүләт контролен кертүне кире каккан иде. Ул Русия Думасы депутатларының интернеттагы хәбәр биреп торучы сайтларны мәгълүмат чараларына тиңләргә дигән тәкъдимен тәнкыйтьләде.

2006 елда ук Русия президенты Владимир Путин интернетны ЦРУ проекты дип атап Русия мәнфәгатьләрен интернетта яклаячагын белдергән иде. Кремль шуннан соң интернетны контрольгә алу эшләрен җәелдерә башлады. Русия сәясәтенә, тормыш хәле начараюга, сайлауларда алдашуга, хакимияттәгеләрнең коррупциягә батуына каршы халыкның протест чаралары арта башлагач интернетны контроль итү көчәйгәннән-көчәя бара.

"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы 2015 елда интернетта сүз ирегенә, бәйсез фикер белдерүгә карата хакимиятләр тарафыннан булган басымны, эзәрлекләүләрне тикшереп үзенең хисабын игълан итте. Хокук яклаучылар мәгълүматларына күрә, 2015 елда Татарстанда интернет кулланучыларга басым сизелерлек арткан. Интернетта төрледән-төрле тыюлар, эзәрлекләүләр, хөр фикер белдерүчеләргә басымнар 143тән 569га җиткән.

XS
SM
MD
LG