Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашингтонда Русиядән башка гына атом саммиты үтә


Саммит кысаларында АКШ, Көньяк Корея һәм Япония президентларының өчьяклы сөйләшүе үтте
Саммит кысаларында АКШ, Көньяк Корея һәм Япония президентларының өчьяклы сөйләшүе үтте

АКШ Мәскәүнең бу саммитта катнашмауын "үз эченә бикләнүе" дип бәяләде.

Вашингтонда үтүче атомга багышланган саммитка дистәләрчә илнең башлыгы һәм рәсми делегацияләр килде. Көнбатышта Мәскәү белән НАТО арасында аралар суынуны Украина көнчыгышындагы кораллы низаг һәм Кырымны аннексияләү белән бәйләгәнгә, Русия саммитта катнашудан баш тартты.

Конференциядә катнашучылар атом-төш ясау матдәләрен саклауны һәм экстремистларның "пычырак бомабалар" дип аталучы корал ясау өчен бу матдәләрне кулга төшерергә омтылуын тикшерә. Көн тәртибендәге сораулар арасында Төньяк Кореянең атом програмы һәм аның куркыныч тудыруы да бар. Бу ил әледән әле төрле радиустагы ракеталарны сынауын белдереп тора.

АКШ президентының ил иминлеге киңәшчесе Бен Родс әлеге саммит атом матдәләренең террорчылар кулына эләгүенә каршы торуны тикшерергә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде. Аның сүзләренчә, 2010 елда Вашингтонда үткән атом иминлегенә багышланган беренче саммиттан соң атом ясау матдәләрен саклауны тәэмин итүдә "күп эшләр эшләнгән". Родс Русия бу самитта катнашмыйча "үз эченә бикләнде", диде.

Русия президенты Дмитрий Песков саммиттан баш тартуны "алдан сорауларны һәм саммит темасын тикшергәндә үзара аралашу җитәрлек булмады" дип аңлата.

Әлеге саммит АКШ президенты Барак Обама тәкъдиме белән 2010 елдан бирле ике елга бер тапкыр үтә. Беренчесендә һәм икенчесендә Русиянең ул вакыттагы президенты Дмитрий Медведев, аннан соң тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашкан иде.

XS
SM
MD
LG