Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Донбасста 1,5 миллион кешегә ачлык яный


Донбасста БМО ярдәмен алыр өчен тезелгән кешеләр
Донбасста БМО ярдәмен алыр өчен тезелгән кешеләр

Украина хөкүмәте контролендә булмаган Луһан өлкәсенең аерым бер районнарында һәм кораллы низаг яклары чиге тирәсенә урнашкан авыл-калаларда яшәүчеләрнең хәлләре авыр, дип белдерелә.

Украинаның көнчыгышында ике ел дәвам иткән хәрби низаг сәбәпле, БМО мәгълүматларына күрә, 1,5 миллион украинга ачлык куркынычы яный.

Дөнья азык-төлек програмы мәгълүматларына күрә, 300 мең кеше азык-төлек җитешмәүдән иза чигә һәм алар кичекмичә ярдәмгә мохтаҗ. Украина хөкүмәте контролендә булмаган Луһан өлкәсенең аерым бер районнарында һәм кораллы низаг яклары чиге тирәсенә урнашкан авыл-калаларда яшәүчеләрнең азык-төлек белән тәэмин ителеше бигрәк тә начар, дип белдерелә.

Дөнья азык-төлек програмы һәр ай саен 270 мең кешене ашыгыч ярдәм белән тәэмин итәргә җыена. БМО якларны һуманитар ярдәмне бернинди каршылыксыз үткәрергә чакыра.

XS
SM
MD
LG