Русия контролендәге Кырым югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесе өстеннән чираттагы утырышның 15 апрельдә булачагын игълан итте.
8 апрель көнне мәхкәмә утырышы ун минутлап кына дәвам итте. Мәскәү контролендә булган Кырым прокуратурасы бу утырышта яңа кәгазьләр тәкъдим итте. Прокуратура фикеренчә, янәсе, бу кәгазьләр Мәҗлес рәисе Рефат Чубаровның Русиянең бөтенлеген таркату өчен "экстремист чакыру"ына дәлил булып тора.
Мәҗлес вәкилләре бу документларны өйрәнәчәкләрен белдерде. Мәхкәмә, аларның теләген канәгатьләндереп, чираттагы утырышны 15 апрельгә күчерде.
Кырымтатар Мәҗлесен экстремистик дип игълан итү һәм аны тыюга багышланган утырыш 7 апрель башланды. Мәҗлескә каршы чыккан Дәүләт милләтләр комитеты (Госкомнац) исеменнән утырышта адвокат кына катнашты. Апрель башында ук комитет башлыгы Заур Смирнов (Русия контролендәге хөкүмәт эшенә урнашканчы Мәҗлес әгъзасе булган) үз оешмасының Мәҗлесне гаепләү ягына басуын белдергән иде.
Урамда Мәҗлесне яклап 30лап кеше җыелды. Тәртип саклау өчен 20ләп полиция хезмәткәре һәм янгын сүндерүче машина торды.