Accessibility links

Татар галименнән соң АКШ галимнәре дә Җиргә янаган астероидларны юк итмәкче


АКШ галимнәре Җиргә янаган күк җисемнәрен, аерым алганда астероидларны лазер ярдәмендә юкка чыгарырга тәкъдим итә. arXiv.org сайтында аларның тикшеренүе урнаштырылган.

Төрле университет галимнәре булган АКШ астрофизиклары Җиргә янаган күк җисемнәрен лазер нурланышы белән юкка чыгарырга тели. Нурланыш ярдәмендә астероидлар кечкенә кисәкчәләргә әйләнә яки очыш траекториясен үзгәртә. Әлеге ысул планетага янаган объектны алдан күрү очрагында яраклы.

Нурланышны объект янына китертелгән лазерлар төркеме ярдәмендә башкарырга тәкъдим ителә. Моның өчен аларны башта ракета ярдәмендә Җирдән орбитага чыгарырга кирәк булачак, аннары галәм корабы ярдәмендә кирәк булган объект янына китертергә туры киләчәк.

Бер астероидны юкка чыгару өчен бер елдан алып 15 елга кадәр вакыт кирәк булачак. Галимнәр бу проектны DE-STARLITE дип атаган. Бу - моңа кадәр NASA тарафыннан расланган DE-STAR програмының яңартылган варианты булып тора.

Моңа кадәр Русиянең Макеев исемендәге ракеталар үзәгендә эшләгән татар галиме Сабит Сәетгәрәев тә Җиргә янаган Апофис астероидын баллистик ракета ярдәмендә юк итәргә тәкъдим иткән иде. Аның тәкъдиме буенча ракетаны куллану өчен күп дәгәндә 10 көн җитә.

XS
SM
MD
LG