Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йошкар-Олада кино фестивале Борис Немцов турында фильм белән ачыла


Йошкар-Олада бу атнада документаль фильмнар фестивале ачыла. "Мой друг Борис Немцов" фильмы 21 апрель күрсәтеләчәк.

Мари Иле башкаласында 21 апрель документаль кино фестивале Борис Немцов турында фильм белән ачыла. Заманча документаль фильмнар фестивалендә тагын берничә әсәр күрсәтеләчәк.

Йошкар-Оланың Иҗади берлекләр йортында "Мой друг Борис Немцов" фильмы режиссеры Зося Родкевич белән скайп-конференция планлаштырыла. Радкевич Немцовны элекке елларда төшергән, 2014 елдан бу эшен туктаткан. Сәясәтченең 2015 елның 27 февралендә Мәскәү үзәгендә атып үтерелгәненнән соң фильмын ясап бетергән. Беренче тапкыр әсәр 2016 елның 27 февралендә Мәскәүдә күрсәтелде.

Гыйнвар аенда Немцовны үтерүдә чеченнарның эчке эшләр министрлыгының "Север" батальоны хәрбие Руслан Мухудинов һәм "кем булганы әле ачыкланмаган кешеләр" гаепле дип табылды.

XS
SM
MD
LG