Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин интернетка чикләүләр кертергә, тарихи вакыйгаларны бозып күрсәтүне һәм бөтен халык катнашкан референдум нәтиҗәләрен танымауны экстремизм чагылышы дип бәяләргә чакыра. Бу хакта ул "Коммерсант Власть"ка язган мәкаләдә әйтә.
Бастрыкин интернеттагы тулысынча һәм өлешчә чит илләргә караган электрон мәгълүмат чараларын тыйган Кытайны мисал итеп китерә.
Терроризм һәм экстремизм белән бәйле эшчәнлекне финанслауны тыю өчен тикшерү комитеты башлыгы электрон акчаларны (криптовалюта) һәм башка ялган акчаларны чыгарган һәм әйләнешкә керткән өчен җинаять җаваплылыгы кертергә, мөлкәтне тартып алуны моның өчен җәза итәргә тәкъдим итә. Ул мондый канун өлгесе булдыру кирәклеге турында тәкъдимнәр әзерләнгәнлеген дә белдерә.
Янәсе, Бастрыкин фикеренчә, АКШ һәм аның беректәшләре Русиягә һәм башка беркадәр илләргә каршы гибрид сугыш ачкан һәм аңа җавап бирү кирәк. Бастрыкин бу сәяси, икътисади, хокукый һәм мәгълүмат кырында барган "сугыш" чикләүләргә һәм рубльнең бәясе төшүгә китергәнлеген дә әйтә. Ул мәгълүмат сугышын бигрәк тә җимергеч дип бәяли.
Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) узган җәй үткәргән тикшеренү нәтиҗәләренә күрә, Русиядәге халыкның 49%ы интернетка цензура кертү яклы, 58% илдә вазгыять тотрыксызланганда интернетны бөтенләй сүндерүне хуплый. Фикер белдерүчеләрнең 11%ы интернетны контрольгә алуга каршы.