24 апрель көнне Флорида татарлары Габдулла Тукайның 130 еллык туган көнен матур табигать кочагында зурлап уздырды.
"Тукай көне" дип исемләнгән бу кичәбез зур тойгылар калдырды. "Шүрәле" поэмасы укылып кына түгел, хәтта сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Олылар белән беррәттән сабыйларыбызның "Кызыклы шәкерт", "Әйт әле күбәләк" шигырьләре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Шулай ук Татарстаннан килгән кунаклар да "Пар ат" шигыре hәм "Бишек җыры" белән актив катнашты. Һәм әлбәттә инде бәйрәмебез виолончель hәм гармун моңнары астында гимныбызга әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды", ди чараны оештыручы Римма Минһаҗева.