Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан изге ана иконасы чиркәвен торгызу: Феофан эшне тиз тота


Казан изге ана иконасы чиркәве төзелешенә әзерлек башланды. Валерий Шмелевның Facebook битеннән алынган коллаж сурәт
Казан изге ана иконасы чиркәве төзелешенә әзерлек башланды. Валерий Шмелевның Facebook битеннән алынган коллаж сурәт

Татарстан митрополиты Феофан әкрен генә үз дигәненә ирешә бара. Казан изге ана иконасы чиркәвен торгызуга әзерлек эшләре инде башланып та китте. Нигез ташын салуны да зур чарага әйләндермәкчеләр.

Феофанның Татарстан митрополиты итеп куелуына әле бер ел да юк, әмма аның активлыгына шаклар катырлык. ЮНЕСКОга барып Казан Кирмәнендәге элек Урыс чиркәвенә караган биналарны үзләренә кайтарырга җыенулары турында сөйләве генә дә ни тора. Әмма Феофанның иң зур казанышы – Казан изге ана иконасы чиркәвен торгызу эшен тиз тотуы һәм моны дөньякүләм чарага әйләндерүе.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Казан изге ана иконасын торгызу турында фәрманны имзалауыннан соң, күпләр моның тормышка ашуына шикләнеп карады. Булса да, әле аныңча еллар узар дип уйлады. Әмма фәрман ноябрьдә генә имзалануга карамастан, инде карлар эреп бетүгә Казанда Кирмән төбендә үк төзелешкә әзерлек тә башланды. 21 июльгә инде чиркәүнең нигез ташын салу көтелә. Православ риваятькә караганда икона 1579 елның 21 июлендә табылган, имеш.

Феофан нигез ташы салуны да зур бер дөньякүләм чарага әйләндерәчәк. Ул көнне Казанга зур кунак буларак Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл киләчәк. Моңа кадәр Урыс чиркәве хуҗасы Татарстанга килергә җөрьәт итмәгән иде әле.

Шулай ук ул көннәрдә Казанда төрле чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән Урыс православ чиркәве вәкилләре дә кунак булачак. 19-20 июльдә Казан изге ана иконасын торгызылуына багышлап зур халыкара конференция узачак. Чарада Германия, Британия, Франция, Бельгия һәм башка күп кенә илләрдән православ дин әһелләре катнашуы көтелә.

Җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Барый Феофан килгәнче Татарстан бик тыныч кына яшәп ята иде дип саный.

Тәлгать Барый
Тәлгать Барый

“Татарстандагы урыс православларының элекке җитәкчесе Анастасий, Русиядә чиркәү көчәйгәнгә карамастан, беркемгә дә басым ясарга тырышмый иде. Монысы килде дә кинәт кенә көтелмәгән гамәлләр кыла башлады. Бу махсус кушылгандыр. Заманында миссионерлар, чукындыру конторасы, Ильминскийлар булган. Шуңа кайту барадыр инде.

Феофан үзе дә креатив кеше. Чит илләрдә эшләгән. Кушканны гына эшли торган кеше түгел. Анастасийга да кушып торганнардыр, әмма ул бик кыймылдамады, үзен тыныч тотты. Феофан үзе шундый. Махсус шундый кешене куйдылар. Үзенә күрә православ-креативщиктыр инде. Аңа кушасы да юк.

Феофан мәктәпләргә православ дине дәресләре кертергә кирәк дип бертуктаусыз тәкрарлый. Әмма мин карап-карап торам да, урыслар үзе дә дингә бирелгән халык түгел. Битараф карыйлар.

Үзебезнең җитәкчеләр дә куштан бит инде. Тыныч кына яшәп яткан урысларга икона кайтарып бирде. Хәзер православлар елына ике тапкыр Казан урамында икона күтәреп йөри. Бу Татарстанга кирәкме?

Безнекеләр икона кайтартып урыслар Казанга көтүләре белән йөри башлар, паломниклар килерләр, Татарстанга табыш керер дигән булдылар. Икона карыйбыз дип бернинди паломниклар агылмый. Поплары тырыша инде. Елына ике тапкыр бөтен машина йөрешләрен туктатып шул иконаны күтәреп йөри.

Бу бер яктан Татарстанга басым ясау өчен Мәскәүнең үҗәтлеге, икенче яктан - безнең җитәкчелекнең ахмаклыгы”, ди журналист Тәлгать Барый.

XS
SM
MD
LG