Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов прокуратурасы курчак театры бинасын чиркәүгә бирүнең канунилыгын тикшерәчәк


Ростов курчак театры
Ростов курчак театры

Ростов өлкәсе балалар омбудсмены Ирина Черкасова таләбе белән курчак театры бинасы мәсьәләсе прокуратурага тикшерүгә җибәрелә.

Дондагы Ростов шәһәрендә бердәнбер курчак театры бинасын балалардан тартып алынып чиркәүгә кайтарылуы, моңа җәмәгатьчелекнең каршы чыгуы хакимиятләрнең игътибарына барып җитте. Ростов өлкәсе балалар омбудсмены Ирина Черкасова таләбе буенча төбәк прокуратурасы бинаны Ростов епархиясенә бирүнең канунга туры килү-килмәвен тикшерәчәк, дип яза “Городской репортер”.

Ростов курчак театры тирәсендәге хәлләр Русия бала хокуклары вәкиле Павел Астаховка да барып җиткән, һәм омбудсмен бу вазгыятькә ачыклык кертүне сораган. Ирина Черкасова үзенең бинаны чиркәүгә бирүне хупламавын азсызыклады.

Ростов шәһәре хакимияте курчак театры бинасын Русия православ чиркәвенә кире кайтару ниятен белдерде. Ростов епархиясе, монда элек грек православ чиркәве булган, дип, бинага дәгъва кылды. Театрны тыныч һәм уңайлы Университет тыкрыгыннан чыгарып, шау-шулы Кызыл Армия урамына күчермәкчеләр. Театрны бинасыннан куып чыгаруга каршы гади халык та күтәрелеп чыкты.

Театр күчерелергә тиеш булган бина шулай ук тарихи әһәмияткә ия – бу юлы мөселманнар өчен. Элек мәчет булган бу бинаны чиркәүне коткару хакына театрга бирсәләр, Ростов мөселман мәхәлләсе вәкилләре “моны болай гына калдырмаска” вәгъдә итә.

XS
SM
MD
LG