Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозициянең Мәскәүдә Сазлык мәйданы чараларына дүрт ел тулды


"Сазлык эше" тоткыннарына теләктәшлек күрсәтүче активист
"Сазлык эше" тоткыннарына теләктәшлек күрсәтүче активист

Бүген "Сазлык мәйданы эше" 35 кешегә кагылган. Алар арасында гаепләнүчеләр, ярлыканучылар да бар.

6 апрельдә Русия оппозициясенең Мәскәүдә Сазлык мәйданында "Миллионнар маршы" дип аталган чара үткәрүенә дүрт ел тулды.

Бу чара демонстрантлар һәм полиция бәрелеше белән төгәлләнде, әмма хакимиятләр әлеге хәлне күп кеше катнашкан тәртипсезләр дип бәяләде. Ул вакытта йөзгә якын кеше тоткарланды, дистәләрчә кешегә медицина ярдәме күрсәтелде, бу чарада катнашканнарның күбесенә административ тәртип бозган дип кәгазьләр тутырылды. Шул ук көнне Русия тикшерү комитеты җинаять эше ачты, хәзер "Сазлык мәйданы эше" 35 кешегә кагылган, алар - гаепләнүчеләр һәм ярлыканучылар. Гаепләнүчеләрнең берсе дә акланмады.

Һәр елның 6 маенда активистлар һәм "Сазлык мәйданы эше"ндә гаепләнүчеләр Сазлык мәйданына килә. Активистлар быел да монда килергә җыена, әмма чара хакимиятләр белән килештерелмәгән.

Хокук яклаучылар "Сазлык мәйданы эше"н сәясәтләштерелгән дип атый.

XS
SM
MD
LG