Татарстан милли китапханәсе фән һәм мәдәният эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, филология фәннәре докторы, китапчы галим Әбрар Кәримуллин истәлегенә багышланган бишенче укулар – Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Милли китапханә хәбәр итүенчә, укулар 14-15 июльдә Казан шәһәрендә һәм Татарстанның Саба районында үтәчәк.
Укуларда академик Әбрар Кәримуллинның фәнни мирасын саклау, өйрәнү һәм пропагандалау, Идел буе –Урал яны төбәкләрендә китапчылык эше, Милли мәдәният системасында китапның урыны һәм әһәмияте, Кулъязма һәм басма татар китабы тарихы, Вакытлы матбугат тарихы, Балалар һәм яшүсмерләр өчен милли наширлек эшчәнлеге, Милли нәшрият эшләрендә заманча технологияләр, Китап бизәү сәнгате, Китап культурасын саклауда һәм үстерүдә китапханәләрнең роле.