Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда җирне яклап узган урам җыеннарыннан соң дистәләгән кеше кулга алынды


Казакъстанда апрель аенда узган урам җыеннарыннан соң мәхкәмә карары белән дистәләгән кешегә җәза билгеләнде.

Казакъстанның Җаек каласында 17 май кулга алынган активист Жанат Есентаев тикшерү барышында өч көнгә изоляторга ябылган. Аңа Казакъстан Җинаять кодексының 174 маддәсе нигезендә "Социаль, милләтара, расачыл һәм динара нәфрәт тудыруда" гаепләү белдерелгән. Аның өендә һәм тагын берничә активистта тентүләр булган.

Азатлыкның казакъ редакциясе хәбәр итүенчә, Атырау шәһәрендә җирне чит ил кешеләренә сату проектларына каршы чыгучылардан ике кешене 15 тәүлеккә хөкем иткәннәр, мәхкәмә утырышы төнге икегә кадәр дәвам иткән. Алматыда кимендә биш кеше 15 тәүлеккә утыртылды.

Апрель ахырында илнең берничә шәһәрендә урам җыеннары узды. Атырауда чит ил кешеләренә җирне сатуга ризасызлык белдереп дүрт меңләп кеше чыкты.

Президент Нурсолтан Назарбаев җир турындагы канунга кертелгән үзгәрешләрне "дөрес аңламагансыз" диде. Хакимиятләр урам җыеннарына җир турында берни аңламаган халык чыга, дип саный. Президент җир турында нинди дә булса үзгәрешләргә бер елга мараторий игълан итте.

XS
SM
MD
LG