Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Казан тиз йөрешле поезд юлы проектын әзерләү бәясе 10%ка киметелә


Алдан проектлау эшләре 21 млрд сум булачак дип белдерелгән иде.

Мәскәү-Казан тиз йөрешле поезд юлы проектын әзерләү бәясе уртача 10%ка киметеләчәк. Бу хакта "РЖД" акционерлык җәмгыяте вице-президенты Александр Мишарин белдерде, дип яза "Коммерсант".

Мишарин сүзләренчә, әлеге тимер юлның бер өлешен проектлау эшләре төгәлләнгәч июль башында экспертизага тапшырылачак.

2016 елның гыйнварында бу юлны төзи башлау һәм тәмамлау вакытлары кичектереләчәге хәбәр ителгән иде. 2020 елда тәмамларга дип планлаштырылган юл 2021 елда эшли башларга мөмкин. Юлны төзү 2020 елда тәмамланыр, дип фаразлана. Төзелешне 2017 елда башларга җыеналар.

Мәскәү-Казан тиз йөрешле тимер юлын төзү 1 трлн сум дип бәяләнә. Алдан проектлау эшләре 21 млрд сум булачак дип белдерелгән иде. Мәскәүдән Казанга кадәр 770 чакрым озынлыктагы бу юл Русиянең җиде төбәге аша узарга тиеш. Поезд 15 урында, шул исәптән Владимирда, Түбән Новгородта, Чабаксарда, Казанда тукталачак. Мәскәү-Казан арасын поезд 3 сәгать 30 минутта узар дип планлаштырыла. Хәзер Казаннан Мәскәүгә поездда 12-14 сәгать барасы.

XS
SM
MD
LG