Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дәүләт хезмәтендәге ирләр пенсиягә 65, хатыннар 63 яшьтән чыгачак


Ижауда яшәүче пенсионер Сәминә Гарифуллина
Ижауда яшәүче пенсионер Сәминә Гарифуллина

Русия президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру турында канунны имзалады. Пенсия яше ел саен ярты еллап артачак.

Русия президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру канунына кул куйды. Дәүләт хезмәтендә эшләүче ирләр пенсиягә 65 яшьтән, хатын-кызлар 63 яшьтән чыга алачак. Пенсия яше ел саен ярты елга артачак. Канун 2017 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә.

Путинның элек тә Русиядә пенсия яшен "иртәме-соңмы" арттырырга кирәк булачак дигәне бар иде. Президент моны "русиялеләрнең гомер озынлыгы" белән аңлатты.

Белгечләр исә пенсия фондына акча җыелмау "чүпрә кебек кабара" дип саный. Татарстан пенсия фондының гыйнвар үткән еллык утырышында төрле оешмаларның бу фондка вакытында акча күчермәве нәтиҗәсендә бурыч 2015 ел ахырына 2,1 миллиард сумга җиткәнлеге әйтелгән иде.

XS
SM
MD
LG