Accessibility links

Казанда "Бердәм Русия" праймеризында өч кеше җиңде


Русиянең Дәүләт думасына сайлау 18 сентябрь үтәчәк
Русиянең Дәүләт думасына сайлау 18 сентябрь үтәчәк

Казан шәһәр шурасы утырышында башкалада праймеризда Фатыйх Сибагатуллин, Илдар Гыйлметдинов һәм Иршат Минкин җиңде, дип игълан ителде.

"Бердәм Русия" праймериз сайлавында Казанда намзәтләр исемлегенә өч кеше чыкты, дип белдерде шәһәр башлыгы һәм партиянең Казан бүлеге башлыгы Илсур Метшин. Дәүләт думасына сайлау исемлегенә хәзерге депутат Фатыйх Сибагатуллин (40.91%), шулай ук хәзерге депутат Илдар Гыйлметдинов (50.63%) һәм Метшинның элекке урынбасары Иршат Минкин (59.8%) керде.

Татарстанда праймеризга 12 сәгать калганда Гыйлметдиновның көндәше Эдуард Шәрәфиевнең "партияне дискредитацияләве" сәбәпле исемлектән алынуы билгеле булды. Партиянең Татарстан бүлеге рәисе Фәрид Мөхәммәтшин матбугат очрашуында моны "Мәскәүдән кушылган булуын" белдерде.

Праймеризда 58 намзәт көч сынашты, нәтиҗәләре 25 май игълан ителәчәк.

XS
SM
MD
LG