Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Украина президенты Петр Порошенконың Надежда Савченко Украинага кайтканнан соң Донбассны һәм Кырымны да кайтару турындагы сүзләре уңаеннан белдерү ясады.
Песков әйтүенчә, әгәр дә Порошенконың Донбассны кайтару турындагы сүзләре һуманизмга нигезләнә икән, моны хупларга гына кирәк, һәм Мәскәү шуңа өметләнә дә.
Шул ук вакытта, Песков әйтүенчә, Кырымны кире кайтару ниятләре инде “Русия төбәкләренә дәгъвә итү” була һәм моңа комментар бирергә кирәкми.
Кичә Савченко Киевка кайтканнан соң аның белән бергә белдерү ясаганда Порошекно Украинаның Кырым һәм Донбассны да кайтарачагын әйткән иде.