Accessibility links

сишәмбе, 23 май 2017, Казан вакыты 19:53

Петербурда җитәкчелекнең мәчет урынына намаз уку бүлмәләре генә булдыру тәкъдиме белән мөселманнар килешми.

Петербурда бер миллион ярым мөселман яши һәм аларга гыйбадәт кылу урыннары җитми. Бу хакта "Телеграф"ка Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Равил Гайнетдинның Төньяк-Көнбатыш федераль бүлгедәге вәкиле Равил Сәфетдинов әйтте.

Аның сүзләренчә, күптән түгел Петербурда мәчет урынына гыйбадәт кылу урыннары гына булдыру тәкъдиме бу мәсьәләне хәл итми.

"Анда бары шул базарларда эшләүчеләр генә намаз укый алачак. Ә хәзер тулы күләмле дини үзәкләр булдыру ихтыяҗы тора. Ул үз өченә мисал өчен "Хәләл" сертификатлы кунакханәләрне дә кертергә тиеш", диде Сәйфетдинов.

Билгеле булганча, "Үтәкүренмәле ислам" проекты кысаларында, Петербур җитәкчелеге мәчет урынына гыйбадәт кылу бүлмәләрен генә булдыруны тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG