Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко: Кырымтатар автономиясе турында Конституциягә үзгәрешләр кертүдә кырымтатарлар катнашачак


Порошенко кырымтатарлардан курыкмаска, ә аларга ышанырга чакырды.

Кырымтатар автономиясен булдыру турында Конституциягә үзгәрешләр кертү Конституцион комиссиягә кырымтатар вәкилләре дә кертеләчәк. Бу хакта Украина президенты Петр Порошенко 3 июньдә Киевта узган матбугат очрашуында әйтте.

"Конституциягә үзгәрешләр кертү моделе шул ук килеш калачак. Бу Конституцион комиссиягә тапшыру һәм анда кырымтатар вәкилләрен дә кертү, төптән тикшерү, фикер алышу, имзалау һәм Югары Радага тапшыру", диде украин президенты. Ул кырымтатарлардан курыкмаска, ә аларга ышанырга чакырды.

Украина президенты Петр Порошенко кырымтатар автномиясен булдыру өчен Украина Конституциясенә үзгәрешләр кертү эшен тизләтергә вәгъдә биргән иде. 2015 елның июлендә Украина президенты Петр Порошенко Кырымда кырымтатар автономиясен булдыру нигезнамәсен ил Конституциясенә кертү кирәклеген әйтте. Шулай ук ул депутатларны да Конституциягә кертеләчәк үзгәрешләрне якларга чакырды.

XS
SM
MD
LG