Багдадта Каррада сәүдә районында шартлауларда 130дән артык кеше һәлак булды, 200гә якыны яраланды. Бу хакта Гыйрак полициясенә сылтама белән "Әл-Җәзирә" хәбәр итте, әмма әлегә төгәл саннар юк.
Шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" оешмасы сугышчылары алды. Гыйрак хакимияте шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килән җимерекләр астында кешеләр калуын әйтә.