Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов Төркиянең дини оешмалары белән хезмәттәшлекне яңартырга тели


Әлбир Крганов
Әлбир Крганов

Төркиянең дини оешмалары, дини эшләр министрлыгы белән элемтәләрне өзеп торган Чуашстан диния нәзарәте хезмәттәшлекне инде яңартырга ниятли. Дини оешмага ашыгыч сәяси белдерүләр ясау төсме?

24 ноябрьдә Төркия чиген бозган өчен Русиянең Су-24 хәрби очкычы бәреп төшерелеп Мәскәү Анкараны дошман итү сәясәтен көннән-көн көчәйтеп, берсе артыннан берсе чикләүләр керткән вакытта Чуашстан мөселманнары диния нәзарәте дә, иш өстенә куш дигәндәй, кискен белдерү белән чыккан иде. Анда "Төркиянең рәсми һәм дәүләткә караган дини оешмалары булган вакыйгаларны аңлап белдерүләр белән чыкканчы, алар белән хезмәттәшлекне туктатбыз" дигән сүзләр дә бар иде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә зур сәясәттән читтә калырга теләмәде, күрәсең, Төркиянең туганлашкан Казан шәһәре белән араларны өзеп торачакларын белдергән иде. Әлеге ике белдерү татар-мөселман дөньясында яңгыраганнар арасында иң кискене иде. Дөрес, болардан кала да белдерүләр булды. Үзәк диния идарәсе рәисе Тәлгать Таҗетдин очкыч бәреп төшерелгән көнне әлеге хәлне "Русия халкының яхшы ниятенә һөҗүм" дип атап, Төркия гафу үтенергә тиеш дип әйтте. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин исә "ике дистә ел эчендә зур авырлык белән ирешелгән уңышларны югалтмаска тиешбез", диде.

Очкыч вакыйгасыннан соң җиде айдан аз гына артык вакыт узды һәм вазгыять бөтенләй кире якка үзгәрә башлады. 29 июльдә Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән Русия президенты Владимир Путин ике яклы мөнәсәбәтләрне җайга салу, аерым алганда, Русия туристларын Төркиягә җибәрү, сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлекне торгызу турында килеште, әмма "араларны өзеп торучылар"дан әлегә кадәр бернинди белдерүләр дә булмады.

Чаллы Төркиядәге Казан белән мөнәсәбәтләрне яңартырга җыенамы? Моның өчен ни эшләргә телиләр? Әлегә бу сорау ачык кала. Азатлык Рамазан бәйрәме сәбәпле Чаллы башлыгы белән элемтәгә керә алмады.

Төркия дини эшләр министрлыгы да, дини оешмалар да чуашстаннар белдерүенә дәшми калуны кулай күрде күрәсең. Хәбәрләр күренмәде. Чуашстан мөселманнары мөфтие Әлбир Крганов ике ил арасында аралар җылыну сәбәпле үзләренең хезмәттәшлекне яңарту өмете белән белдерү ясаячакларын әйтә:

– Русия һәм Төркия арасында мөнәсәбәтләр җылына башлагач Чуашстан диния нәзарәтенең рәисе Мансур хәзрәт, бигрәк тә, безнең казый Сәетзадә хәзрәт Гимаев белән дә сөйләшүләр булды. Гимаев – ул полковник, очучы. Ул үз вакытында Бәшәр Асадның әтисе Хафиз Асад белән бергә очучылар мәктәбендә укыган. Алар минем белән элемтәгә чыктылар.

Рамазан аенда Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның бергәләшеп безнең ил һәм башка илләр белән экстремизмга каршы хезмәттәшлекне бергә алып барыйк дигән сүзләре Чуашстан диния идарәсе вәкилләренә уңай тоелган. Алар, Аллага шөкер, хәзер Төркиянең карашын президент та әйтеп узды, диде. Дәүләт белән эшли торган Дин эшләре министрлыгы белән дә, башка оешмалар белән дә элек булган шикелле элемтәләребезне яңартып, яңадан ныгытып бергәләшеп эшлибез дигән фикерләр яңгырады. Яңадан Төркиядәге дини оешмалар белән бергәләшеп хезмәттәшлек итәргә теләкләре бар.

– Диния идарәсе араларны яңартабыз дип рәсми белдерү ясарга җыенмыймы соң? Тегесе бит араларны өзеп торабыз дигән рәсми белдерү иде.

– Мин белдерүләр булачак дип уйлыйм. Минемчә, Төркия Дин эшләре министрлыгы исеменә дә хезмәттәшлек турында хәбәр җибәрербез дип уйлыйм.

Русиядә кардәш мөфтилекләр проекты да бар иде. Бу проект нигезендә Төркиянең төрле төбәкләре Русиянең төрле өлкәләре белән кардәш мөфтилекләр булдырган иде. Ул проектлар һәм башка проектлар да бар. Рамазанда дин әһелләрен, Коръән хафизларны чакыра иделәр. Бу хезмәттәшлекләр яңадан торгызылыр дип уйлыйм мин.

– Чуашстан диния идарәсе белдерү ясаганнан соң Төркия ягыннан бер генә белдерү дә булмады. Алар моны ничек кабул итте? Гомумән, кабул иттеләрме? Чуашстан мөфтияте белдерүе бер яклы гына яңгыраш алды кебек.

– Игътибар иттеләр. Төркиянең Русиядәге вәкилләре белән рәсми очрашулар вакытында бу мәсьәләгә игътибар иткәннәрен без күрдек. Алар сез нишләп шундый фикер белдердегез дип тә сорады. Без: "Бердәнбер теләгебез бергәләшеп Коръән дә, шәригать тә яман итеп күрсәткән, ярамаган фиркаларга каршы хезмәттәшлек итү кирәк. Әгәр без дәүләт белән кулга-кул тотынышып аларга каршы эшләмәсәк, динебезгә күп зарар килүен күрәбез", дип аңлаттык. Мин алар аңладылар дип уйлыйм. Төркия дипломатлары төпле, акыллы кешеләр. Мин үзем (алар ягыннан) рәсми хатлар булу кирәк тә түгел иде дип уйлыйм. Хезмәттәшлекне яңарту өчен Чуашстан ягыннан бер рәсми хат булыр дип уйлыйм мин.

– Русия-Төркия низагы вакытында Русия ягыннан бертөрле генә белдерүләр яңгырамады. Ничек уйлыйсыз, сәясәт белән бәйле эшләрдә сезнең белдерү ашыгыбрак ясалмадымы?

– Чуашстан диния идарәсенең фикерен ашыгып әйтелгән фикер дип санамыйм. Ни генә булмасын, мөселманнар үз илендә үзләренең фикерләрен ишеттерә алырга тиеш. Сукыр рәвештә хуҗаларга иярү генә түгел әле. Ул вакытта казыебызның тәкъдиме иде, чөнки ул үзе очучы булган. Безнең пилотны бәреп төшерүгә ул вакытта авырсынып, бәлки бераз хискә бирелеп бу мөрәҗәгать язылгандыр. Мин аны да кире какмыйм. Ләкин карашны белгертү зарарлы эш түгел дип уйлыйм. Мөрәҗәгатьтә бернинди дә ярамаган начар сүз юк. Дәүләт тә, без дә, дини оешмалар да терроризмга каршы бергә эшләргә тиеш дип белдерү генә иде ул.

– Бер генә нечкәлеккә игътибар итәсе килә. Дөрес, төрле белдерүләр булды. Үзәк диния идарәсе җитәкчесе Тәлгать Таҗетдин да Төркия гафу үтенергә тиеш дип әйтте. Әмма "теләсә нинди хезмәттәшлекне туктатып тору" турында Чуашстан нәзарәте һәм Чаллы мэры гына белдерде. Сүз шул хакта иде.

– Туктатып тору тарихта да, кешеләр, оешмалар арасында да булгалап тора. Ул гадәти хәл инде.

– Чуашстан мөфтияте белдерүеннән соң алга таба Төркиянең дини оешмалары белән хезмәттәшлек янә дустанә, җылы мөнәсәбәттә башланып китәр дип уйлыйсызмы? Йә булмаса сәясәтчеләрнең, дәүләт башлыкларының авызларына карап кына хәл ителерме?

– Мин хезмәттәшлек җылы булыр дип уйлыйм. Бүген тарихның яңа битләре языла. Гомумән алсак та, без электән үк төрки халыклар. Безне бәйли торган әйберләр күбрәк.

Без беребез дә үз илебезнең сәясәтенә каршы бара алмыйбыз. Шулай ук Төркиядәге дини оешмалар да үз илләренең сәясәтенә каршы бара алмый. Төркиядә Мөхәммәт Фәтхулла Гүлен (Fethullah Gülen) белән булган хәлне карасак та, аның бик зур оешмасы бар иде. Уку йортлары, мәдрәсәләре, укыган кешеләре күп иде. Төркиянең үз эчендә Фәтхулла Гүлен белән мөнәсәбәт бүген нинди икәнен беләсез. Төркиянең дин эшләре министрлыгы алар да безнең кешеләр, алар да мөселманнар дип Төркиянең дәүләт сәясәтенә каршы барып, Гүлен белән бергә эш итми. Төркиядә дини оешмалар ил җитәкчеләре белән, президентлары да, премьер-министрлары да намаз укый торган кешеләр, үзара аңлашып хезмәт итә.

Дәүләттән ниндидер каршылык һәм куркыту юк бездә

Русиядә җитәкчеләр мөселман булмасалар да, башка диннән булсалар да безнең илнең үз юлы бар. Без дә аны аңлыйбыз. Безгә белдерү ясарга этәргеч биргән хәл – ул бергәләшеп явыз фикерле фиркаләргә каршы хезмәт итәргә тиешлегебез турында иде.

Игътибар итсәгез, без илдәге бөтен нәрсәгә дә башыбызны иеп "шулай-шулай" дип тормыйбыз. Кайбер нәрсәләргә ризасызлыгыбызны белдерткән мөрәҗәгатьләребезне дә күрәсездер. "Яровая кануннары"на карата да үз мөнәсәбәтебезне белдереп, ашыгыч кабул ителде, дини оешмалар белән киңәшергә, бу канунның нечкәлекләрен кешеләргә аңлатырга кирәк иде, дип әйттек. МГИМОда хиҗап белән кергән өчен укырга кабул итмибез дип белдерүләренә каршы да минем мөрәҗәгатем булды. МГИМО җитәкчелегенең гафу үтенүләрен көтәбез. Аллага шөкер, илдә фикерләребезне әйтәбез. Нинди генә диннән булмасын, ил ватандашларына авырлыклар сизелә икән, безнең үз фикеребезне әйтергә мөмкинлегебез бар. Дәүләттән ниндидер каршылык һәм куркыту юк бездә.

– Татарда "сүзең көмеш булса да, дәшмәвең алтын" дигән гыйбарә дә бар. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, зур сәясәттә, кискен үзгәрешләр вакытында, вакыйгалар тиз үзгәрү сәбәпле, алай да, сабырлык отышлырак түгелме?

– Беләсезме, мин бу фикер белән килешеп бетә алмыйм. Дини оешмаларның дәшми торуы ул куркаклык була шикелле. Әмма белдерүләр бөтенләй сәясәткә әйләндереп хисләр белән булырга тиеш түгел ул. Дини кешеләрне, илдә яшәүчеләрне борчыган мәсьәләләр бар икән, дини оешмалар аны күтәреп чыкмаса, ышанучы кешеләр дә: "Бу оешмалар көн үзәгендә булган мәсьәләләрне чыгармый", дигән сорау да туарга мөмкин. Бу соңгы "Яровая кануннары" белән дә халыкта нигә дин әһелләребез дәшми икән дигән сораулар туды. Белдерүләр гаугалар, фетнәләр китереп чыгарырга тиеш түгел, аның дөрес формасын табып эшләү кирәк.

– Сез телгә алган "Яровая кануннары"нда да, МГИМОда яулык мәсьәләсендә дә бу дингә кагылган әйберләр. Сорау дәүләтләр арасында кискен үзгәрешләр булган вазгыйтькә кагылышлы иде. Гадәттә дини оешмалар зур сәясәткә кагылган вакыйгаларга дәшмәү ягындарак.

– Төркиядәге дини оешмаларның дәшмәве, әйтмәве – ул аларның фикере. Бәлки, алар да төрле нәрсәләр уйлый торгандыр. Ни генә булмасын, мин безнең Чуашстан диния нәзарәте хәзрәтләренең Төркия вакыйгасына караган белдерүләрен, фикерләрен дөрес түгел дип әйтә алмыйм. Алар үз карашларын белдерде. Бәлки кемгәдер ошагандыр, бәлки кемгәдер ошамагандыр. Кемдер мине ишетмәсеннәр әле дип дәшмичә шыпырт кына торгандыр. Вакытында аңлаша да, үз фикереңне дә әйтә белү кирәк, һәм шул ук вакытта аны төзәтә белү дә кирәк.

– Төркия-Русия низагы вакытындагы белдерүләр Русиядәге мөселман өммәтенең бер үк фикердә түгеллеген дә күрсәтте. Русия мөселманнары диния идарәсе, Мөфтиләр шурасы башкарак фикердә булды. Чуашстаннан башка фикер яңгырады. Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе бөтенләй дәшмәде. Нинди генә мәсьәлә булмасын, әлегеләр уртак фикер юклыгына ишарә булып тора.

– Безнең Русия мөселманнарының патриархат шикелле берләштереп тора торган оешмалары юк. Төрле идарәләр бар һәм төрле мөфтиләрнең үз фикерләре бар. Алар үз фикерләрен үзләренчә аңлап әйтә ала. Безнең табигатебез шулай инде. Әнә шулай ничә еллар буе эш дәвам итә. Төрле фикер булу дөрес тә, бөтенесен дә бер төскә буяп булмый бит инде. Шул ук Төркиядә дә төрле дини оешмалар, төрле фикерләр бар.

– Җитди, зур белдерүләр ясаганда эре диния идарәләренең җитәкчеләре үзара сөйләшеп, бер фикергә килеп һәм бер фикер белән генә чыгыш ясый ала дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә, зур мәсьәләр булганда җыелышып, киңәшеп мөрәҗәгать белән чыгулары дөрес булыр иде. Киләчәктә киңәшеп эшләсәк файдага гына булыр иде. Киңәшүләр бөтенләй дә юк түгел, бераз бар. Хәзер Татарстанда җиденче тапкыр Бөтенрусия имамнар форумы узды. Икенче яктан, төрле фикерләр булу дәүләт командасы белән генә эшләмәүне дә күрсәтә. Бер фикер булырга тиеш дигәннән, безне өстәгеләр җыештырып бер әйбер әйттерерләр иде. Төрле фикерләр ул илдә дини оешмаларның иреге бар икәнне дә күрсәтә. Ниндидер басым юк.

– Әмма кайвакытта сез җитәкләгән Чуашстан диния идарәсенең дәүләт сәясәтеннән тайпылмаска тырышканлыгы да сизелә кебек. Кайвакыт өстән кушып әйттермиләр микән дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә.

– Андый сүзләрнең дә булуы ихтимал. Миңа бу очракта да (очкыч бәреп төшерелгәч) шалтыратып, сорап, шуны эшләгез дип әйтүче булмады. Чуашстан диния нәзарәте белдерүенә килгәндә, аны язучыларга да кушучы булмагандыр дип уйлыйм. Аларның ул мөрәҗәгатьләре әзер иде. Без шундый белдерү әзерләдек, сез каршы булмассызмы дип миңа мөрәҗәгать иттеләр. Мин аларның фикерләренә каршы була алмадым.

XS
SM
MD
LG