Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә тагын бер рок музыка фестивале тыелды


Русия һәм чит илләрдән Мәскәүгә җыеласы 28 рок төркемгә фестивальнең булмаячагын күпләр инде юлда вакытта хәбәр иткәннәр.

Рок музыкантлар көтеп алган RAW Fest фестивале оештыручылары чарага 12 сәгать кала аның үтмәячәген игълан итте. Аның аңлатмасы узган атнада тыелган Outline электрон музыкасы фестивалендә әйтелгән сүзләргә охшаган. Оештыручылар хакимиятләр фестиваль уздырырга урын табарга ирек бирмәде, диде. "Кайда гына узса да проблемалар булачагын әйттеләр", диелгән аңлатмада.

Фестивальгә алынган билетлар өчен бер атна эчендә акчаны кайтарырга вәгъдә итәләр. RAW Fest чарасына Русия, шул санда Казаннан һәм чит илләрдән 28 төркем катнашырга тиеш иде.

Узган атнада Мәскәүдә Outline-2016 электрон музыка фестивале үтәргә тиеш иде. Аңа 12 мең билет сатылды.

Хакимиятләр фестиваль оештыручыларын префектурага соң мөрәҗәгать итүдә гаепләде. Outline-2016 оештыручылары моны ялган дип атады. Күп еллар мондый чаралар оештырып килгән ширкәт барлык рөхсәтләрнең алынган булуын белдерде. RAW Fest һәм Outline фестивальләре икесе дә хакимият кушуы белән тыелды, ди оештыручылар.

XS
SM
MD
LG