АКШны башка илләргә куркыныч тудыручы ил дип санаучы русиялеләр соңгы ун елда беренче тапкыр иң түбән дәрәҗәгә җиткән. Әгәр февральдә Вашингтон башка илләргә куркыныч тудыра дип санаучылар 77% булса хәзер ул 69%ка калган. Бу хакта «Левада» үзәге уздырган сораштыруга нигезләнеп РБК яза.
Белгечләр фикеренчә, әгәр элек русияләр өчен бары АКШ, Русия һәм башка дөнья дигән караш булса, хәзер инде аларда башка илләр АКШ канаты астына күчә дигән фикер хөкем сөрә. Моннан тыш, американ куркынычы турында сөйләүчеләрнең кимүе соңгы елда АКШның бер генә яңа илнең дә эчке эшенә тыкшынмавына бәйле булырга мөмкин дип саный экспертлар. Шул ук вакытта бу юлы социологлар АКШ Русиягә куркыныч тудырамы дигән сорауны бирмәгән. Ярты ел элек русияләрнең 71% АКШның башка илләргә начар тәэсир итүен әйткән иде.
Шул ук вакытта сораштырудан күренгәнчә, хәзер Русия үзе башка илләргә яный дип санаучылар күбәйгән. Әгәр 2006 һәм 2007 елның мартында сораштыруда катнашкан халыкның 84% Русия куркыныч тудырмый дип санаса, хәзер мондыйлар саны 77% калган.