Accessibility links

Кайнар хәбәр

Левада: Русияләрнең сайлау белән кызыксынуы кимегән


Белгечләр кызыксыну кимүне сәяси интрига булмау, яллар чоры белән аңлата.

Русияләрнең Дәүләт Думасына сайлау белән кызыксынуы 2011 ел белән чагыштырганда, чирек тапкырга кимегән. Әгәр ул елны сайлауга ике ай калганда бу тема 62% өчен мөһим булса, быелның июнендә бу бары 45% халыкны гына кызыксындыра. Әлеге саннарны РБКга сылтама белән “Левада үзәге” китерә.

Социологлар хәлнең болай торуы яллар чоры һәм сәяси интрига булмау белән аңлата. Май аендагы сораштыру сайлауга русияләрнең яртысыннан азрагы гына килергә әзер булуын күрсәткән иде. Шул ук вакытта аның 21% сайлауга “гадәт буенча” киләчәк һәм бары 14%гына үзенең сәси позициясен күрсәтерергә тели.

Русия Дәүләт Думасына сайлау 18 сентябрьгә билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG