Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә 8 мең полиция хезмәткәре эшеннән азат ителгән


Шимбәгә каршы төндә гаскәр фетнәсендә 290нан артык кеше һәлак булды

Төркия эчке эшләр министрлыгы 8 мең полиция хезмәткәренең тоткарлануын хәбәр итте. Бу турыда Anadolu мәгълүмат агентлыгы белдерә. Аларны төбәк идарәсенә чакырганнар һәм кораллары белән хезмәт кенәгәләрен алганнар.

Шулай ук Hürriyet Daily News хәбәр итүенчә, гаскәр фетнәсендә катнашы булуда шикләнелгән 30 губернатор һәм 47 район башлыгы эшеннән азат ителгән.

Элегрәк Төркия гаскәр фетнәсендә катнашында шикләнелгән алты мең кешенең – хәрбиләр һәм хөкемдарларның тоткарлануы турында белдерелгән иде. Алар арасында 103 генерал һәм адмирал бар.

Якшәмбе көнне Төркия президенты Рәҗәп Эрдогпн илдә 2004 елдан гамәлдән чыгарылган үлем җәзасы кабат кертелергә мөмкинлекне әйтте.

XS
SM
MD
LG