Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Фәтхулла Гүләннең туганы тоткарланган


Фәтхулла Гүлән
Фәтхулла Гүлән

Фәтхулла Гүлән хәрби фетнә оештыруда гаепләүне катгый рәвештә кире кага.

Төркиядә Фәтхулла Гүләннең бертуганының улы Мөхәммәт Сәит Гүлән тоткарланган. Медиа ул террорда гаеләнергә мөмкин дип яза. AFP мәгълүмат агентлыгы Гүләннең өлкән ярдәмчесе Халис Ханджиның да тоткарлануы турында яза.

АКШта 1999 елдан бирле яшәүче төрек дин әһеле һәм сәясәтче Гүләнне Төркия җитәкчелеге 15-16 июль төнендә булган хәрби фетнәне оештыруда гаепли. Гүлән бу гаепләүне катгый рәвештә кире кага.

23 июль Төркия хөкүмәте, илгә өч айлык гадәттән тыш хәл кертелү сәбәпле, Гүлән тарафдарлары белән бәйләнештә булган дип меңнән артык вакыфны, утызлап сәламәтлек саклау оешмасын һәм 15 югары уку йортының ябылачагын белдерде.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган армиядә дә "читсартулар" вәгъдә итте.

Элгәре түнтәрелешкә катнашы булуда шикләнелеп 10 меңнән артык кеше тоткарланды. Илдә хәрбиләрне һәм дәүләт хезмәтендәгеләрне эштән куу дулкыны бара.

XS
SM
MD
LG