Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный фиркасе: Сентябрьдә Русия Думасына сайлау гадел булмаячак


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозициядәге бәйсез фиркаләр сайлауда катнаша алмаганга, тавыш бирү нәтиҗәләре алдан ук билгеле, ди Прогресс.

Алексей Навальный җитәкчелегендә оппозициядәге теркәлмәгән Прогресс фиркасе сентябрьдә Русия Думасына сайлау гадел булмаячак, дип белдерә.

Оппозициядәге бәйсез фиркаләр сайлауда катнаша алмаганга, тавыш бирү нәтиҗәләре алдан ук билгеле, дип язылган әлеге фирка сайтында.

Прогресс фиркасе теркәлмәгәнгә бу сайлауга үз намзәтләрен тәкъдим итә алмый. Фирканең кайбер әгъзалары сайлауда "Яблоко" һәм ПАРНАС аша катнаша.

2015 елда Прогресс фиркасен теркәмәделәр. Русия Юстиция министрлыгында күпчелек төбәкләрдә фирка документларын соң тапшырган дип саныйлар. Фирка теркәлсен өчен Русия төбәкләренең кимендә яртысында ярты ел эчендә документлары тапшыру кирәк булган.

2016 елда Русиядә Дәүләт Думасына һәм төбәк парламентларына сайлау була. Прогресс фиркасе әгъзалары теркәлүгә ия ПАРНАС фиркасе исемлегендә катнашырга теләде, әмма коалиция таркалды.

XS
SM
MD
LG