Accessibility links

Төмән өлкәсе Сәет авылында тугыз еллык мәктәп янды


Янгынчылар юл булмау сәбәпле Сәеткә барудан баш тарткан дигән хәбәрләр дә бар.

1 августка каршы төндә Төмән өлкәсе Яркәү районы Сәет авылында тугыз еллык мәктәп янды.

Кайбер мәгълүмат чаралары Сәеттә мәктәп яна башлагач, бу хакта хәбәр итүчегә янгынчылар сезнең авылга барып җитә торган түгел дип барудан баш тарткан, дип тә хәбәр итте. Янгынчылар килмәгәнгә авыл халкы үз көче белән янгынны сүндерергә керешә. Алар тирә-яктагы күлләрдән су ташый, дип яза "Аргументы и факты".

"Без бу мәгълүматны тикшерәчәкбез. Безнең техника хәбәр килеп ирешүгә 10 минут үткәч тә бу авылга юл алды", дип белдергән өлкә гадәттән тыш хәлләр идарәсе матбугат хезмәте вәкиле ТАССка.

Аның сүзләренчә, янгын турында 31 июль төненендә хәбәр килгән. Янгын булган агач бина 1970нче елларда төзелгән,мич ягып җылытылган. Ут түбәсеннән чыккан.

Янгынчылар юл булмау сәбәпле Сәеткә барып җитә алмаган. "Су күтәрелгән вакытта юл юылган. Янгын булган урынга махсус техника: сазлыкларда йөри торган машиналар җибәрелде", дип белдерә әлеге хезмәткәр.

Сәет авылы Сорокино җирлегенә карый. Әлеге җирлек башлыгы Людмила Бокова сүзләренчә, бу мәктәптә 9 бала укыган. Укучыларның һәм укытучыларның яңа уку елын кайда башлавы әлегә хәл ителмәгән. "Өч вариант карала. Барсын да район башлыгы хәл итә", диде Бокова Азатлыкка.

Сәет авылында 114 хуҗалык, меңнән артык кеше яши дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG