Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Михаил Бабичны Русия илчесе итеп билгеләргә каршы


Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич
Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич

Киев хакимиятләре белдергәнчә, Русия илчесен билгеләү илнең көнчыгышындагы хәлләр үзгәргәндә генә мөмкин.

Украинада Русия илчесе булмавы ике ил арасындагы мөнәсәбәтләргә тәэсир итмәячәк. Бу турыда Украина тышкы эшләр министрының Европа эшләре буенча урынбасары Елена Зеркаль белдерде.

Русия Михаил Бабичны илче итеп билгеләү теләген белдергәч, Украина хакимияте моңа каршы чыкты. Әлеге вакытта президентның Идел буе бүлгесендәге вәкиле вазыйфасын башкарган Бабичны Украина Югары Радасында "сугыш илчесе" дип атадылар.

Киевтагы сәясәт белгечләре әйтүенчә, Мәскәү Бабичны Донбасстагы сепаратистлар белән эшчәнлек алып бару өчен кулланачак.

XS
SM
MD
LG