Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мутко белән очрашудан соң Хәсәнов : "Хәзер илдә спорт үсешенә тәэсир итеп булачак"


Русия Спорт министры Виталий Мутко Төмән егете Артем Хәсәнов белән очраша
Русия Спорт министры Виталий Мутко Төмән егете Артем Хәсәнов белән очраша

Төмән егете Артем Хәсәнов Русиянең спорт министры, Русия футбол берлеге президенты Виталий Мутко белән очрашудан соң "битараф булмаганнар хәзер илдә спорт үсешенә тәэсир итә ала" дигән нәтиҗә ясый.

Русия футбол такымын таратуны таләп итеп петиция язган Төмән егете Артем Хәсәнов Русиянең спорт министры, Русия футбол берлеге президенты Виталий Мутко белән узган җомга булган очрашуны "нәтиҗәле" дип бәяли.

Әлеге очрашу вакытында сүз илнең футбол командасын җыюдагы принциплар һәм Русиядә футболны спорт төре буларак ничек үстерү турында барды.

Җәмәгатьчелек вәкилләре һәм Мутко бер-берсе белән килешеп эшләү турында махсус бер документ булдыру хакында сүз куешты. Килешү караламасын Русия футбол берлеге инде бу атнада ук әзерләргә тиеш. Әлеге документ футбол яратучыларга илдә бу спорт төре үсешенә чын-чынлап тәэсир итәрлек бер корал булыр дип көтелә. Килешүне киң җәмәгатьчелеккә чыгарып, фикер алышу уздырырга да уйлыйлар.

"Очрашудан мин кәнәгать", дип сөйләде Артем Азатлык Радиосына. "Ни дә булса һичшиксез үзгәрәчәк. Бу яхшы якка үзгәрешләр булыр дип ышанам", диде ул.

Артем Хәсәнов
Артем Хәсәнов

Артем министр белән сөйләшүне "нәтиҗәле" дип бәяләде. "Имза куючылар вәкиле буларак әйтәм – очрашу вакытында ишеткән әйберләр мине кәнәгатьләндерә. Безнең фикерләр тиешле кешесенә барып җитте, ниндидер адымнар ясала башлады, күпмедер урыныннан кузгалды. Әлбәттә, минутында ук нәтиҗәсе булмас. Бу – алдагы көннәргә әзерлек, нигез салу", - диде ул.

Артем сүзләренчә, очрашу сөйләшеп утыруга гына кайтып калмаган. Яңгыраган фикерләр документ рәвешендә ныгытылачак. "Футбол сөючеләр һәм битараф булмаганнар хәзер илдә спорт үсеше стратегиясенә тэсир итә ала. Документны Русия футбол берлеге әзерли, ә без аңа төзәтмәләр кертә алабыз", ди Төмән егете.

"Виталий Мутко 29 августка Русиянең футбол буенча җыелма командасы яңадан төзеләчәк дип белдерде. Команда элеккечә түгел, яңа принципларга нигезләнеп тупланачак. Уенчыларны сайлаганда "такым өчен уйнарга теләү" төп таләпләрнең берсе булачак", дип искәртте Артем.

Төмәннән Артем Хәсәнов Европа футбол беренчелегендә русияләр хурлыклы рәвештә җиңелгәннән соң такымны куып тарату турында петиция язгач таныла башлый. Интернетта бу җиңелүгә реакция шартлауга тиң булды, петиция миллионга якын кешедә яклау тапты. Хәсәновка Русиянең төрле төбәкләреннән спорттагы җитешсезлекләр турында гына түгел, ә сәламтәлек саклау, мәгарифтәге проблемнар белән дә мөрәҗәгать итә башлыйлар.

XS
SM
MD
LG