Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матбугат: Русия Донбасстагы сепаратистларны тыеп торудан ваз кичәргә мөмкин


Мәскәү сепаратистларга ирек бирүне Кырымда "украин диверсантлары" тарафыннан әзерләнгән террорчылык гамәлләренә җавап итеп әзерли.

Донбасстагы сепаратистларны тыеп торуны туктату һәм гамәлләрендә ирек бирү хакындагы карар Русия Иминлек шурасында кабул ителгән. Бу турыда "Ведомости" газетасы хәбәр итә. Аның чыганаклары белдергәнчә, бу карар Кырымда "украин диверсантлары" тарафыннан әзерләнгән террорчылык гамәлләренә җавап була ала.

Шул ук вакытта Иминлек шурасы утырышында Украинага хәрби һөҗүмнәр оештыру турында сүз булмады. Мәскәү элегрәк Кырымдагы "диверсия" хәлләре җавапсыз калмаячак, дип белдергән иде.

Русия хакимиятләре белдергәнчә, 10нчы августта Кырымда террорчылык гамәлләрен оештырырга җыенган Украина ватандашларын тоткарланган. Президент Путин Киевны "террор юлына басу"да гаепләде.

Узган җомга исә Русия премьеры Дмитрий Медведев Украина белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү белән янады.

XS
SM
MD
LG