Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан татары Олимпия уеннарында алтын яулады


Руслан Нуретдинов
Руслан Нуретдинов

Рио уеннарында Үзбәкстаннан чыгыш ясаган татар егете Руслан Нуретдинов авыр атлетикада беренче урын яулады. Ике күнегү барышында ул 431 кг күтәреп Олимпия рекордын куйды.

Бразилиядә барган Олимпия уеннарында Үзбәкстаннан чыгыш ясаган авыр атлетикачы Руслан Нуретдинов үз иленә икенче алтын медаль китерде. Татар спортчысы 105 кг-га кадәр авырлык төркемендә яңа рекордка иреште.

Ике күнегү барышында Руслан 431 кг күтәрә алды (тартуда 194 кг, этүдә 237 кг). Икенче урында Әрмәнстан вәкиле Симон Мартиросян 417 кг), өченче урында Казакъстаннан Александр Зайчиков (416 кг). Русия авыр атлетикачылары допинг җәнҗалы аркасында уеннардан читләштерелгән.

Руслан Нуретдинов 1991 елда Үзбәкстанның Һанабад каласында туган. Авыр атлетика буенча Азия чемпионы, 2013 елгы Казан Универсиадасында да югары нәтиҗәләргә ирешә алган.

Моңа кадәр татар спортчылары арасында гимнастика ярышында Русиядән татар спортчысы Алия Мостафина да алтын медаль яулаган иде. Башкортстаннан татар егетләре Тимур Сафин белән Артур Әхмәтхуҗин да Русиягә алтын медаль китерде.

Гомум медальләр бәйгесендә АКШ алда бара (75 медаль, шуларның 26-сы алтын). Икенче урында Кытай (46 медаль, 15е алтын), өченчедә Британия (41 медаль, 16сы алтын). Русия 35 медаль белән (11е алтын) әлегә дүртенче урында.

Олимпия уеннары 21 августка кадәр дәвам итә.

XS
SM
MD
LG