Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International: Сүрия төрмәләрендә көненә унлап кеше үлә


Хокук яклаучылар, Сүрия төрмәләрендәге газаплауларны туктатуны сорап, халыкара берләшмәләрне Димәшкъкә (Дамаск) басым ясарга чакыра.

Сүрия дәүләт төрмәләрендә тоткыннарны газаплаулар кешелеккә каршы җинаять дәрәҗәсенә җитте, диелә Amnesty International халыкара хокук яклау оешмасы хисабында. Хокук яклаучылар белдерүенчә, 2011 елның мартыннан, ягъни Сүриядә ватаннар сугышы башланганнан бирле 18 мең тирәсе тоткын үлгән. Бу көненә уртача 10 кеше дигән сүз.

Яңа хисапта 65 тоткын күрсәтмәләре чагылыш тапкан. Алар үзләренең коточкыч газаплауларга, кыйнауларга, көчләүләргә дучар булганын сөйли.

Хокук яклаучылар халыкара берләшмәләрне (шул исәптән Русия белән АКШны), җәзаларны, кыйнауларны, көчләүләрне туктануы сорап, Димәшкъкә басым ясарга чакыра. Amnesty International барлык намус тоткыннарын азат итүне һәм Сүрия дәүләт төрмәләренә бәйсез күзәтүчеләр кереп йөрер өчен бернинди чикләүләр булдырмауны таләп итә.

Сүрия җитәкчелеге исә кеше хокуклары бозылу турындагы әлеге гаепләүләрне кире кага.

XS
SM
MD
LG