Казан католик мәхәлләсе җитәкчесе Диогенес Уркиз вазыйфасыннан китте.
Татарстанда ул 1997 елдан бирле эшли. Моннан соң ул Сарытауда хезмәт итәчәк. Казан католик чиркәвенең яңа башлыгы булып Чаллыдан атакай Андрей Старцев билгеләнде.
"Хушлашу йоласы 18 сентябрьдә үтәчәк. Ләкин ул шартлы рәвештә була, чөнки еракка китмим. Яңа вазыйфам - баш викарий - ягъни барлык атакайларга, шул исәптән Казандагыларга, ярдәм итү",- диелә Уркиз мөрәҗәгатендә.
Диогенес Уркиз Казанда хезмәт иткән вакытта Ватиканнан Казан изге ана иконасы кайтарылды.