Бүген Бесланда 12 ел элек булган теракт истәлегенә матәм чаралары уза. 2004 елның 1 сентябрендә террочылар мәктәпкә бәреп кергән иде.
Сәгать 9га беренче мәктәп яннына меңләгән кеше җыелды. Шул ук вакытка җимерек спорт залына һәлак булган укучыларның әти-әниләре һәм туганнары килде. Террорчылар балаларны нәкъ шул спорт залында тоткан. Ата-аналар шәмнәр кабызды һәм укучыларның фоторәсемнәре янына куйды.
Террорчылар мәктәпкә бәреп кергән вакытта кыңгырау яңгырады, бар халык спорт залына җыелды. Православ рухание мәрхүмнәрнең рухына дога кылды.
Матәм чаралары 3 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм “Фәрештәләр шәһәре” дип аталган зиратта тәмамланачак. Әлеге зиратта фаҗигадә һәлак булучылар күмелгән.
2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбенә террорчылар бәреп кереп 1128 кешене тотык итеп алды, алар анда 3 сентябрьгә кадәр тотылды. Тотыкларны азат иткәндә 334 кеше, шул санда 186 бала һәлак булды.