Accessibility links

Кайнар хәбәр

Запорожье татарлары Сабантуй үткәрде


12 сентябрьдә “Алтын Ай” Запорожье татар мәдәнияте үзәгә шәһәрнең Маяковский исемендәге майданында Сабантуй дип аталган мәдәни чара уздырды.

“Без милли бәйрәмебез - Сабантуйны Украина бәйсезлегенең 25 еллыгы, “Алтын Айның” 20 еллыгы уңаеннан үткәрдек”, диде Азатлыкка әлеге оешманың“ рәисәсе Рәхимә Ахмерова.

Чарада махсус Мелитопольдән милли кырымтатар ризыклары пешереп килгән Муневер Идрисова юлбашчылыгында Мелитопольдә яшәүче кырымтатарлар да, аларның ансамбле дә, Запорожье казаклары, Киевтан килгән татар ансамбле дә, Запорожье үзешчән сәнгать төркемнәре дә катнашты. Анда Татарстан, Украина әләмнәре белән бергә кырымтатар милли байрагы да күтәрелде.

Кунаклар, тамашачылар татар ризыклары белән сыйланды. Алар өчен пылау да, чәй дә, пахлава кебек ризыклар да әзерләнде. Мәйданда татар яулыклары бәйләү мастер-классы, хна белән тәнгә рәсем ясау үрнәкләре күрсәтелде, татар китаплары, татар җырлары дисклары да сатылды.

Украинада элек электән татар үзәкләре эшләп килә. Аларның кабат җанланып китуе 1993 -1994 елларга туры килә. Ул вакытта Киевта "Илдәш", "Тукай" исемендә, Харьковта "Дуслык", Львовта "Туган ил", Акъярда (Севастопольдә), Акмәчеттә, Алуштада, Ялтада, Одессада, Николаевта, Красный Луч, Донецкида татар үзәкләре актив эшли башлый. Запорожьедагы “Алтын Ай” бүген дә активлыгын югалтмыйча эшчәнлегене дәвам итә.

XS
SM
MD
LG