Сүрия гаскәре Израил хәрби очкычын бәреп төшергән дигән хәбәрне Тель-Авив кире кага. Бу хакта “Скай ньюс – Арабия” белдерә. 13 сентябрь төнлә Сүрия гаскәрләре “җир-һава” ракеталары җибәрде, ләкин алар очкычларны бәреп төшерә алмады, ди Израил саклану гаскәре вәкиле.
Элегрәк Сана мәгълүмат агентлыгы Сүрия гаскәре Израил хәрби һәм пилотсыз очкычын Саса авылы янында бәреп төшерде, дип хәбәр иткән иде.
Израил хәрби-һава көчләре Кунейтра төбәгендәге Сүрия позицияләренең берсенә авиаһөҗүм оештырган булган.