Accessibility links

сишәмбе, 23 май 2017, Казан вакыты 04:20

Мортазинның фикердәшләре игътибар итүенчә, сораштыру “Яблоко” намзәтен сайлаудан вакытлыча читләштереп торуга кадәр 9 көн алдан башланган булган.

“Халык фикере фонды – Татарстан” 18 сентябрьдә буласы сайлаулар турындагы сораштыруда Ирек Мортазинның исем-фамилиясен кертеп тормаган. Шунысы игътибарга лаек, сораштыру Мортазинны вакытлыча читләштереп торуга кадәр тугыз көн алдан башланган булган.

Сораштыру нәтиҗәләре нигезендә, “Бердәм Русия”гә Татарстан халкының 70 проценты тавыш бирергә әзер, “Яблоко”га 1 проценттан да кимрәк. “Яблоко” фиркасе намзәте Ирек Мортазин исмелеккә кермәгән, дип яза “Новая газета”.

Сораштыру 23 августта башланган. Ә мәхкәмә Мортазинны 1 сентябрьдә генә сайлауларда катнашудан читләштерде. Әле монысы да соңгы карар түгел, Ирек Мортазинның аппеляциясе бүген була.

XS
SM
MD
LG