Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәре яңа акча символлары бәйгесендә беренче урынга күтәрелде


Икенче урында Акъяр шәһәре, өченчедә – Сочи. Алар Казаннан бик азга гына калыша.

Русия Үзәк банкы оештырган яңа акчалар өчен символлар бәйгесендә Казан шәһәре 21 сентябрь иртәсендә беренче урынга күтәрелде. Казан үз символларын 200 һәм 2000 сумлык акчаларда урнаштыруга дәгъвә итә.

Чәршәмбе иртәсенә Татарстан башкаласы 157 мең 322 тавыш җыйган. Икенче урында Акъяр шәһәре (155 мең 98 тавыш), өченчедә – Сочи (153 мең 364 тавыш).

Татарстан башкаласы Казан кирмәне һәм Казан федераль университет сурәтләрен тәкъдим итә.

Бәйгедә Уфа шәһәре дә катнашкан иде. Ул Салават Юлаев һәйкәлен тәкъдим итте, ләкин финалга уза алмады.

Җиңүчеләр октябрь аенда билгеле булачак. Алар твоя-россия.рф сайтында онлайн тавыш бирү һәм анкеталар тутыру ярдәмендә ачыкланачак. Яңа акчалар әйләнешкә 2017 елның ахырында керәчәк.

Казан финалга узганнан соң Татарстан җитәкчелеге халыкны әлеге акциягә теләктәшлек белдерергә чакырды.

XS
SM
MD
LG