Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ял көннәренә туры килгән бәйрәмнәр эш көненә күчерелмәскә мөмкин


Татар календаре. 6 ноябрьдәге Конституция көне 7 ноябрьгә күчерелмәсәк мөмкин.
Татар календаре. 6 ноябрьдәге Конституция көне 7 ноябрьгә күчерелмәсәк мөмкин.

"Татарстанда бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар” канунына үзгәрешләр Дәүләт шурасы сессиясендә кабул ителде. Яңалык бары тик Татарстан бәйрәмнәренә генә кагыла.

Татарстан Дәүләт шурасы “Татарстанда бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар” канунына керткән үзгәртүләргә караганда, эш көннәре күбрәк булачак. Бәйрәмнәр ял көннәренә туры килгән очаркта, эш көненә күчерлмәячәк. Әлеге үзгәрешләр Дәүләт шурасы сессиясендә кабул ителде. Яңалык бары тик Татарстан бәйрәмнәренә генә кагыла. Аларга 30 августтагы Татарстан көне, 6 ноябрьдәге Конституция көне, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре керә.

Әгәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов канунны имзаласа, үзгәрешләр ноябрьдә үк сизелергә мөкмин. 6 ноябрь быел якшәмбегә туры килә, яңа канун кабул ителгән очракта, 7 ноябрь эш көне булачак.

Ялларга туры килгән бәйрәмнәрне эш көненә күчермәү тәкъдиме белән Дәүләт шурасы 2014 елда ук чыккан иде. Ул вакытта аны хәтта Русия күләмендә эшләргә кирәк дип белдерделәр. Дәүләт Думасында канун өлгесен Илдар Гыйлметдтинов тәкъдим итте, ләкин Русия парламентчылары үзгәрешне кире какты.

XS
SM
MD
LG